Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең балалар шифаханәсе яңа машиналы булды

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында республикабызның балалар шифаханәләре җитәкчеләренә 28 махсуслаштырылган автомобильдән ачкычлар тапшырды. Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шифаханәсе дә яңа автомобильгә ия булды. Рөстәм Миңнеханов бу көнне иң элек республика балалар клиник шифаханәсендә булды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР...

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында республикабызның балалар шифаханәләре җитәкчеләренә 28 махсуслаштырылган автомобильдән ачкычлар тапшырды. Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шифаханәсе дә яңа автомобильгә ия булды.


Рөстәм Миңнеханов бу көнне иң элек республика балалар клиник шифаханәсендә булды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар озатып йөрде.

Бәйрәм тантанасында ясаган чыгышында ул каты авыруга дучар булган балалар тәрбияләүче гаиләләрнең дәүләт ярдәме алырга тиешлеген ассызыклап билгеләп үтте. «Бүген мин балам сәламәтләнеп аякка басар дигән өмет белән яшәүче әниләр белән очраштым. Кызганычка каршы, сәламәтлеге без теләгән дәрәҗәдә үк булмаган балалар да бар шул. Безнең бурыч - аларның барысын да бәхетле итү өчен шартлар тудыру. Шул чагында гына үзебез дә бәхетле була алачакбыз», - диде ул. Республика лидеры шулай ук Россия белән Татарстанның медицина дәрәҗәсен күтәрү буенча чара күрүләрен әйтеп үтте. «Республиканың киләчәге - балалар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кеше потенциалы иң зур байлыгыбыз булып тора».

Рөстәм Миңнеханов үзе ачкычларын тапшырган әлеге автомобильләрнең балалар поликлиникаларында күчмә табиблык-фельдшерлык бригадасы булган кичектергесез медицина ярдәме бүлеге булдырырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса