Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең бакчачылык ширкәтендә чыккан янгынны сүндергән вакытта билгесез ир-атның гәүдәсе табылган

Ел башыннан шәһәрдә һәм районда 33 янгын чыккан, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, сигез кеше зыян күргән.

Түбән Мактама бистәсендәге "Зәй" бакчачылык ширкәтендә бер катлы кечкенә генә йорт яна. Янгын сүндерүчеләр ялкын белән көрәшкәндә билгесез бер ир-атның үле гәүдәсенә тап була. Янгын исерек килеш ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Янгын сүндерүчеләр Бигәш урамындагы 135 нче йортка да чакырыла. Биредә йорт подъездында чүп-чар яна. Кисәтүләргә дә карамастан, корыган үләннәрне яндыру дәвам итә. 19 апрельдән 26 сына кадәр янгын бүлекчәләре хезмәткәрләренә шундый 62 очракны сүндерергә барырга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса