Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең 36 нчы балалар бакчасына Татарстанның мәктәпкәчә учреждениеләре хезмәткәрләре җыелды

Экологик тәрбияне кече яшьтән Моннан тугыз ел элек балаларда кече яшьтән үк табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә мөмкинлек бирүче "Эко - мәктәпләр/яшел әләм" халыкара программасы эшләнде һәм кабул ителде.

Татарстанда ул 2009 елдан тормышка ашырыла башланды. 36 нчы балалар бакчасы - безнең шәһәрдә әлеге программада катнашучы бердәнбер учреждение. Биредә экология советы утырышы булып узды. Анда Казан, Яшел Үзән, Түбән Іама һәм башка төбәкләрнең мәктәпкәчә учреждениеләре хезмәткәрләре җыелды. Кунаклар "Тылсымлы сарай"га йөрүче балалары ясаган гадәти булмаган эшләр куелган күргәзмәләрне карадылар, экологик тәрбия буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250