Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең 21 нче мәктәбендә экологик чара узды

Мәгълүм булганча, 2013 ел Россиядә Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы буларак игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә күп кенә гомумбелем бирү учреждениеләрендә һәм территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларында экологик проблемаларны хәл итүгә һәм яктыртуга багышлап төрле чаралар үткәрү планлаштырылды.

Шундый чараларның берсе күптән түгел Әлмәтнең 21 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды. Тәҗрибәле мөгаллимә - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Т.А. Алимова җитәкчелегендә кадет сыйныфлары укучылары һәм өлкән сыйныфтагылар башкаруындагы «Олимп Аллаларының кеше өстеннән экологик суды» дип исемләнгән, матур бизәлешле сәхнәләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады.

Моннан тыш, 12 нче территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советы территориясендә мәктәп укучыларын һәм микрорайонда яшәүчеләрне хәзерге заман экологик проблемалары белән таныштыруга юнәлдерелегән экологик дәресләр үткәрелү белән беррәттән зур гамәли эшләр дә башкарыла. Даими рәвештә территория җыештырыла, 12 А ТОСМСына беркетелгән Бигәш һәм «Исемсез» инешләренең яр буйлары тәртипкә китерелә. Әйтик, былтыр баш предприятие «Татнефть-Энергосервис» УК ҖЧҖ һәм 21 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе көче белән 18 экологик җомга һәм шимбә өмәсе үткәрелде, 21 машина чүп түгелде, 30 төп агач утыртылды, 1152 кеше катнашында 12 А ТОСМСы территориясе тәртипкә китерелде.

Чарада катнашучылар, алар арасында Әлмәт муниципаль районының экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры урынбасары Г.А. Рябова да бар иде, әлеге тамашаның үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү процессында мөһим роль уйнавын билгеләп үттеләр. Галина Аркадьевна 21 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе җитәкчелегенә һәм баш предприятиесе «Татнефть-Энергосервис» УК ҖЧҖ булган 12 А ТОСМСы советына экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белән актив хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250