Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлене төзелештән тапканнар

Калабызда яшәүче 34 яшьлек гражданин К. ны төзелештән эзләп тапканнар.

Аны эзләүләренең сәбәбе - балигъ булмаган яшьтәге баласына алимент буенча ярты миллион сумнан артык бурычы җыелу. Әлеге адәм рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән, алимент түләмәгән. Аны яшәү урынында тота алмаганнар. Суд приставы әлеге ирне шәһәр төзелешләренең берсеннән эзләп тапкан. Ул биредә теркәлмичә генә эшли икән. Хәзер алимент түләмәүче атаны җинаять җаваплылыгы көтә. Аңа бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса