Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтленең китабы – якты рухына дога

Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә туып-үсеп, биредә гомеренең соңгы көннәренә кадәр яшәгән Нурия Әхмәтнур кызы Закированың шигырьләр китабы басылып чыкты.

Бу китап - истәлек. Кызганычка каршы, бөтен йөрәк серләрен, тормыш мизгелләрен, хәтер тамчылары итеп шигырь юлларына тезгән Нурия үзе исән чагында китапны нәшер итүгә әзерләп өлгерә алмады. Бер ел элек каты авыру аны арабыздан мәңгелеккә алып китте. Ике кызы, апасы - Түбән Мактама музее мөдире Галиябану ханым Мәүлетбаева тырышлыгы белән, ниһаять, мәрхүмәнең бер еллыгына китап дөнья күрде. «Китап әниебезнең якты рухына дога булып барып ирешсен иде», - дип яза Нурияның кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса