Әлмәтлене Казанда үлгәнче кыйнаганнар
Ир-атны бакыйлыкка 42 яшьлек ханым озата.
Табын артында кәеф-сафа корып утырганнан соң, алар арасында талаш-ызгыш башлана. 57 яшьлек әлмәтле өчен вакыйга аяныч тәмамлана. Элек тә хөкем ителгән булган ханым аны таяк белән каты кыйный. Зыян күргән ир-ат беркайда да эшләмәгән, шулай ук хөкем ителгән булган. Алган тән җәрәхәтләреннән әлмәтле шифаханәдә үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа