Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтленең фатирында шартлаткыч матдә тапканнар

Әлмәт полицейскийлары шартлаткыч матдәне законсыз әйләнештән алган.

36 яшьлек әлмәтленең фатирын тикшергән вакытта полиция хезмәткәрләре анда 70 патрон һәм порошоксыман матдәле металл банкага тап булганнар. Банка эчендәге матдә экспертизага җибәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре анда «Сокол» маркалы төтенсез дары саклануын күрсәтә.

Хәзерге вакытта полицейскийлар әлеге ирнең сугыш кирәк-яракларын өендә нинди максат белән саклавын ачыклый. Шикләнелүченең даими эш урыны юк, элек хөкем ителгәне булган, наркоман буларак профилактик учетта тора.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса