Әлмәтлене өч тәүлеккә япканнар
Әлмәт шәһәр суды бер әлмәтлене өч тәүлеккә утыртырга дигән хөкем карары чыгарган.
Баксаң, аек булмаган хәлдәге бу кешене 31 гыйнварда документларын тикшерү өчен полицейскийлар туктаткан булган. Ул аларны әшәке сүзләр белән мыскыллап, тавыш куптарган, аларның замечаниеләренә буйсынмаган, полицейскийларның киемнәренә ябышкан, каршылык күрсәткән. Гаебен таныган әлмәтлене өч тәүлеккә хөкем иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа