Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтленең акчасы да юк, машинасы да

25 яшьлек әлмәтле бушка игъланнар бирү сайтында 2012 елгы "Киа Рио" автомобиле сатылу турында хәбәргә юлыга һәм бик үкенә...

270 мең сораган "хуҗа" белән шунда ук элемтәгә дә керә. Анысы үз чиратында кичекмәстән әнисенә кыйммәтле операция ясарга акча кирәклеген, шуңа күрә автомобиле өчен зур булмаган бәя соравын әйтә. Берни дә сизенмәгән егеткә 40 минут эчендә 10 мең аванс күчерсә, игъланны сайттан алачагын вәгъдә итә. Күрсәтелгән номерга акча салганнан соң, "сатучы" телефонга җавап бирүдән туктый. Кырыгалдарларга юлыгуын аңлаган егет хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә Әлмәт эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса