Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләрне кинога бушлай кертәчәкләр

Әлмәт укучылары өчен "Панорама" сәүдә-күңел ачу үзәгендә киноны бушка карау оештырылачак.

Бу хакта район башлыгы Айрат Хәйруллинның бизнес вәкилләре белән коворкинг-кафедагы иртәнге очрашуы барышында билгеле булды. Бизнес вәкилләре ятим балалар, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен шундый игелекле гамәл кылырга үзләре тәкъдим иттеләр. Бу бизнесның социаль җаваплылыгы һаман саен артуын күрсәтә. Моны хуплаган эшмәкәрләр пәнҗешәмбегә, 17 ноябргә кадәр 12 сәгатькә кадәр uvtpp@bk.ru адресы буенча теркәлергә тиешләр. Хатта исем-фамилия, контакт мәгълүматлары күрсәтелергә тиеш. Урыннар саны чикле. Шунысы да бар, укучыларга патриотик темага фильм күрсәтү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса