Әлмәтлеләрне биергә өйрәнергә чакыралар
Әлмәттә яшәүчеләрне урам сәнгате өлкәсендә актерлык осталыгы курсы кысаларында занятиеләргә чакыралар.
«Урам театры: пластика, интерактив» дип аталган курс кысаларында занятиеләр көн саен 17.30 дан 18.30 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгенең бию залында үтәчәк. Әлеге курс түбәндәге укытучылардан мастер-классларны үз эченә ала:
Алекс - "Странствующие куклы господина Пэжо" урам театры режиссер ярдәмчесе һәм әйдәүче актеры, методист, урам сәнгате фестивальләре режиссеры;
Анастасия - "Странствующие куклы господина Пэжо" урам театрының әйдәүче актрисасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа