Әлмәтлеләргә яшәр өчен 3300 сум акча кирәк
Росстат мәгълүматлары буенча, азык-төлек кәрзиненең минималь җыелмасы бәясе буенча Әлмәт Россия шәһәрләре арасында 141 нче урында тора икән.
Ягъни, кирәкле азык-төлек кәрзиненең уртача бәясе бездә якынча 3300 сум тора. Иң кыйммәтле кәрзин Якутск шәһәрендә булып чыккан - 5499 сум. Аннан соң Южно-Сахалинск һәм Петропавловск- Камчатский бара. Мәскәү бу исемлектә 12 нче урында. Росстат саннары буенча, Татарстанның эре шәһәрләрендә азык-төлек кәрзине бәясе уртача бер тирәдә йөри. Казан, Яр Чаллыда бездәге кебек кешегә яшәр өчен кирәкле азык-төлеккә якынча 3300 сум акча кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа