Әлмәтлеләргә таратылган ашыгыч хәбәргә ышаныргамы?
"Ашыгыч кисәтү! Татарстанга Мәскәүдәгегә караганда да көчлерәк давыл якынлаша!
Балаларыгызны урамга чыгармагыз! Балконнарыгызны, тәрәзәләрегезне тикшерегез! Кабинетларда да шулай ук! Давыл 31 майдан 1 июньгә каршы көтелә!" Һәркайда - интернетта да, смартфон-телефоннар аша да әлмәтлеләргә шундый хәбәр таратылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе бу хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Якындагы көннәрдә Әлмәт районында 16-20 градус җылылык көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа