Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләргә куркыныч тудыручы кешене суд тикшерә

Әлмәт прокуратурасы суд аша бер әлмәтлене хастаханәгә салуны таләп итә.

Бу хакта дәгъва гаризасы судка юлланган. Тикшерү күрсәткәнчә, 32 яшьлек әлмәтле 2013 елдан бирле туберкулезга каршы көрәш диспансерында учетта тора. Диагнозы «инфильтративный туберкулез правого легкого в фазе распада». 2015 елдан ул дәваланмый башлаган, табибларның чакыртуларын санга сукмый. Авыру тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыра һәм «РФдә туберкулез таралуны кисәтү турында»гы законны боза, диләр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса