Әлмәтлеләргә фатир сату куркынычы яный
Суд приставларында әлмәтлеләргә карата 500 эш ята.
Кайбер ата-аналарның балага алимент түләү буенча бурычы ярты миллионга җитә язган. Шундый бер лениногорскилыга кызын тәрбияләү буенча бурычын түләр өчен фатирын сатарга туры килгән. Татарстанда 22 мең ата-ананың алимент буенча 3 млрд сумга якын бурычы бар. Суд приставлары атна саен рейдларга чыгып, бурычлыларга бурычларын исләренә төшерә. Сүз уңаенда әйткәндә, алимент түләүдә бурычлылар арасында ирләр белән беррәттән хатын-кызлар да бар. Шундый бер татарстанлының бурычы 180 мең сумга җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа