Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр якташлары белән горурлана

Бүген Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддинга багышланган чара үтте. Анда районыбыз мәчетләре имамнары һәм Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре катнашты.

Чара барышында имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Ризаэддин Фәхреддин мирасын искә төшереп узды. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты ректоры һәм Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ильяс Салахов та мәгърифәтченең гыйльми эшләренә тукталды, үзе җитәкләгән иҗтимагый оешманың планнары белән уртаклашты. Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча белгече Наҗия Ганиева сүзләренчә, 1 гимназиядә, Габдрахман, Нәдер, Кичүчат, Елховой мәктәпләрендә һәм Нәдер, Колшәрип, Елховой , 1, 58, 62 нче балалар бакчаларында хәләл ризык кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса