Әлмәтлеләр яңа елда 10 көн ял итәчәк, ә майда?
Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев киләсе елга ял һәм бәйрәм көннәрен имзалады.
Документта Яңа ел ялларының ун көн булуы әйтелә. Ә менә февральдә безне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн, мартта Хатын-кызлар көне уңаеннан дүрт көн ял көтә икән.
2 һәм 3 гыйнварга туры килә торган ял көннәре 3 майга һәм 7 мартка күчерелә. 20 февральдәге шимбә, ял көне 22 февральгә күчерелә.
Ә менә май бәйрәмнәренең икесендә дә өчәр көн ял итәчәкбез икән.
Моннан тыш, татарстанлыларны Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре белән бәйле яллар да көтә бит әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа