Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты

Очрашу мөселман кардәшләр өчен аралашу, гыйлем арттыру гына түгел, ә күңелгә, җанга рәхәтлек иңдергән ял итү чарасы да булды.

Пәйгамбәребез (сгв) бер хәдисендә: "Үзара аралашыгыз: йөзебез нурлы, кальбебез чиста, ризыгыбыз киң булыр, арабызда мәхәббәт артыр", - дигән. Икенче бер хәдисендә: бер сәгать белем алу, бер сәгать вәгазь тыңлау 7 көн ураза тотудан, 40 көн намаз укудан хәерлерәк, диелә. Әлеге хәдисләр бүгенге болгавыр вә кырыс заманда мондый очрашуларның кирәклеген тагын бер кат раслый.

- Дин - ул юл, динсез кеше - юлсыз кеше, дип сүз алды Җәлил хәзрәт. -Диндә икәнсең, димәк, син адашмыйсың, балаларың гыйлемле икән, алар да юллы булачак. Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, заман ахырына, тәкъдиргә һәм үлгәннән соң терелүгә ышанырга кирәк. Ул ихлас булса, күркәм холыкка алып бара. Хакыйкатьтә ике генә фарыз бар: берсе - Аллаһы Тәгаләгә ышаныч, икенчесе - гүзәл әхлак.

Намаз, ураза, зәкать, хаҗ - һәммәсе дә бездә гүзәл әхлакны булдырыр өчен фарыз ителгән, дип ассызыклады хәзрәт. Әмма бүген бит намазга басып та, бик үк яхшы булмаган гамәлләрне юлдаш итүчеләр бар? Җанга тынгылык бирмәгәне шул, андыйлар үзләрен Аллаһы Тәгалә юлында дип саный. Бу уңайдан Җәлил хәзрәт бик матур мисал китерде. Кигән чапанын салып өстәлгә илтеп куйды да:

- Чапанны беркем дә: "Әнә Җәлил хәзрәт", - дип әйтә алмый, ул бары тик минем кием. Тәнебез дә чапан кебек җаныбызга кигән кием генә бит. Намазга басып та, күңелебез анда булмаса, Аллаһы Тәгалә каршында намазда булып саналабызмы соң? - дип халыкка мөрәҗәгать итте ул. - Гадәттә, халык намазда нишләргә, кулны ничек тотарга кебек сүзләр белән бәхәсләшә. Ләкин бездә бер генә хәсрәт булырга тиеш: күңелне ничек намазлыкка бастырырга. Ә без аны фигуралы шуу, я булмаса нәфис гимнастикадагы кебек итеп сүз көрәштерәбез. Мөһиме, хакыйкатьтә намазда булырга кирәк. Кешегә кычкырышу, гайбәт сөйләү, гафу итмәү хас икән, ул намаз укымый, ә бары тик зарядка ясый булып чыга.

Ураза тотып та, аның әсәре күренмәсә, бу бары тик ач тоту белән генә шөгыльләнү булып санала; хаҗга барып та, холкыңда үзгәреш юк икән, димәк, бу экскурсия ясауга гына кайтып кала - Җәлил хәзрәт залда утыручыларга әнә шуларны иңдерергә тырышты.

- Бүген барыбыз да зарланырга яратабыз. Үз вазифаларын җиренә җиткереп башкармыйлар дип җитәкчелекне, хөкүмәтне сүгәбез, - дип чынбарлыкны бәян итте ул. - Безнең дә Аллаһы Тәгалә каршында вазифаларыбыз бар. Пәйгамбәр (сгв) кылган гамәлегезнең кабуллыгын, алган белемегезнең дөреслеген шуннан белерсез, сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килер, дигән. Үзегездә кимчелекләрне күрә башлыйсыз икән, димәк, рәхмәтенә ирешкәнсез булып чыга. Ә без бүген кемнең кимчелеген күрәбез? Кешенекен...

Балаларны намаз укуга кызыксындырырга кирәк дигән фикер очрашуның башыннан алып ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып барды. Әлбәттә, аларны мәҗбүриләп укыту ягында түгел дин әһеле, әмма гүзәл әхлак тәрбияләүдә бу иң яхшысы икәнлеген онытырга ярамый һәм "туганнан алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз".

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса