Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр Татарстан көнен ничек билгеләп узарга ниятли [+ФОТОЛАР]

30 августта Татарстанда билгеләп узылачак бәйрәм аннан галәмәт могҗизалар көткән халыкның уйларын кытыклый. Бу искиткеч чаралар кешеләрне берләштерә, ягъни аларны бер урында җыеп вакытны күңелле һәм истәлекле уздырырга мөмкинлек бирә. Без барыбыз да яхшы дуслар һәм якын туганнар янәшәсендә бөтен моң-зарны, мәшәкатьне онытып күңел ачарга яратабыз. Бәйрәм көтү мизгелләре безгә...


Альберт Валишин:



- Бөтен Татарстан билгеләп узачак бәйрәм уңыш җыю чоры белән туры килү сәбәпле, мин авылга кайтырга исәпләп торам. Беренче карашка бу кызыктыргыч яңгырамый, әмма тирәнрәк төшсәң, бер дә алай түгел. Уңыш җыярга кайту бөтен туганнарны һәм якыннарны берләштерергә искиткеч сәбәп бит. "Эш беткәч уйнарга ярый" дигән төсле без тату гына бергә-бергә эшлибез, аннан соң инде моңлы татар көйләре тыңлап, биибез һәм җырлыйбыз.

Рүзилә Ризитовна:



- Күңелле вакыйгаларны бик дулкынланып көтеп алам. Бәйрәм көнне кичектергесез булып күренгән барлык эшләр миңа вак-төяк кенә булып тоела. Күңелле көйләр, шатлыклы көлү тавышлары ишеткәч, бик бәхетле хис итәм үземне. Урамнардан узганда моңсу кеше күрсәм, йөгереп барып: "Дустым, моңсуланма, гомер бер генә бит, һәр мизгелеңнең кадерен белеп яшә", - дип әйтәсе килә.

Мөнәвәрә Сәльманова:



- Республика көнендә туганнарым һәм дусларым белән шәһәрнең матурлыгына хозурланып, күңелле чаралар карарга чыгарга җыенабыз. Быел узачак бәйрәм узган еллардагы кебек күңелле булыр дип өметләнеп торам.

Рина Кәримова:



- Мин хыялый кош булгангадыр, мөгаен, бәйрәм көтү мизгелләрен әллә нинди әкияти хыялларга бәйлим. Бәйрәмгә кадәр вакыт шактый күп булуга карамастан, эзерлекне мин берничә көн алдан башлыйм. Нинди генә бәйрәм булмасын, барысын да күңелле һәм истәлекле итеп уздырыга тырышам.

Гөлназ Фәхриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса