Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр тараканнар белән яши?!

Гигиена таләпләрен үтәп, матур тормышта яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр булганда да, бүген таракан һәм тычканнар оясында яшәүчеләр бар икән. Болар гадәттә өйләрен чүплеккә әйләндергән карт әби-бабайлар.

Әлмәтнең 1 нче микрорайонында гына да андыйлар саны 5 кә җитә. Шунлыктан аларның күршеләре гомерләрен тычкан-тараканнар белән көрәшеп үткәрә. Ленин урамындагы бер йортның яшәүчеләре дә бер әбидән зарланып инде Роспотребнадзорга, опека идарәсенә, полициягә хат язган.

Әмма алар да берни эшли алмауларын белдергән. Закон нигезендә фатир хуҗасының ризалыгын алмыйча, алар берни дә эшли алмый. Хәзер күршеләр үз хисапларына әбинең фатирын җыештырырга, ремонт ясарга да риза ди. Әмма әби генә моңа аяк терәп каршы тора икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса