Әлмәтлеләр талпан кадалудан зыян күргән
Узган атнада республикада яшәүче 420 кешегә талпан кадалган, шуларның 113 е балалар. Әлмәттә дә хәлләр шәптән түгел.
Аннан алдагы атнада медицина учреждениеләренә 26 кеше мөрәҗәгать иткән булса, үткән җиде көн эчендә 40 кеше талпан кадалудан зыян күргән. Шулай ук районда геморрагик бизгәк тә баш калкыта - республикадагы 25 авыруның 4 есе безгә туры килә. Бер атна эчендә республикада ВИЧ-инфекциянең 27 очрагы теркәлгән, шуның алтысы әлмәтлеләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа