Әлмәтлеләр! Шәһәр мунчаларына йөреп калыгыз!
Яңа елдан суга, утка тарифлар күтәрелү сәбәпле, кайбер шәһәрләрдә шәһәр мунчаларына бәяләрне арттырганнар.
Мәсәлән, Чаллыда 22 гыйнвардан 10 сумга бәя артачак икән. Безнең Әлмәттә исә әлегә бәяләрне арттырырга җыенмыйлар. "Оазис" сәламәтлек комбинатында юынып, сихәт алу 200 сум тора. Белоглазов урамында урнашкан мунчага килгәндә, анда бәяләр арзанрак - 180 сум. Пенсионерлар өчен 160 сум. Шулай булгач, юынып калырга ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа