Әлмәтлеләр, сезгә ярдәм тәкъдим итәләр
Кыен хәлдә калган әлмәтлеләргә психологик ярдәм тәкъдим итәләр.
Андый гаиләләргә, балаларга ерактан торып психологик ярдәм күрсәтү өчен "Ышаныч телефоны" эшли.
32-89-60 - муниципаль линия;
8-800-2000-122 - Бөтенроссия балалар линиясе.
Тормышта кыен хәлдә калучыларны шулай ук психолог Йосыпова Эльмира Дамир кызы кабул итә.
"Нур" психологик-педагогик үзәгендә: Әлмәт шәһәре, Совет урамы, 73 нче йорт, 2 нче кабинет. Эш сәгатьләре: һәр сишәмбе 8.00-17.00 сәг., телефон: 32-89-60;
ӘМРның ЗАГС идарәсендә: Әлмәт шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 8 нче йорт, 2 нче кабинет. Эш сәгатьләре: һәр чәршәмбе 9.00-15.00 сәг., телефон: 22-25-39.
Квалификацияле психологлар сезне игътибар белән тыңлый һәм тиешле ярдәмне күрсәтә. Исегездә тотыгыз: хәл ителмичә кала торган мәсьәләләр, чыгу юлы табылмый торган вәзгыятьләр юк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа