Әлмәтлеләр пычрак су эчүгә зарлана
Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында яшәүчеләр составы билгеле булмаган су эчүгә зарланалар икән. "Халык контроле"нә шундый эчтәлекле зар килгән.
Химик составы язылмаган чишмә суын халык эчәргә мәҗбүр. Аның эчәргә яраклымы-юкмы икәнен тикшергән кеше юк. Бу хәлне ТР Роспотребнадзоры тикшерергә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа