Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр поезд билетларын арзанрак бәягә сатып ала алачак

27 апрельгә кадәрге чорда плацкарт һәм гомуми вагоннарга билет бәясе гадәттәгедән 25 процентка арзанрак булачак

11 марттан купе, СВ, плацкарт һәм гомуми вагоннарда сыгылмалы тарифлар гамәлгә керде. 27 апрельгә кадәрге чорда плацкарт һәм гомуми вагоннарга билет бәясе гадәттәгедән 25 процентка арзанрак булачак. Ә купе белән СВ вагоннарда 20 процентлы сыгылмалы тариф 25 апрельгә кадәр гамәлдә була. Әлеге сезонлы үзгәрешләр бәяләрне динамик формалаштыру системасы кулланыла торган поездларга кагылмый. Билгеле булганча, соңгыларында билет бәясе сезонга, атна көннәренә, билетларга сорау булуга һәм вагоннарда сатылган урыннарга карап үзгәрә.
Россия тимер юлларында 2003 елдан бирле ерак маршрутларга пассажирлар ташуда тарифларны көйләүнең сыгылмалы графигы гамәлдә. Плацкарт һәм гомуми вагоннарга аны ел саен РФ Тарифлар буенча федераль агентлыгы раслый. Ә купе, СВ һәм "люкс" классындагы вагоннарга графикны пассажирлар ташучы үзе раслый, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250