Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр май бәйрәмнәрендә 9 көн ял итәчәк

Быел 1-5 нче һәм 9-12 нче май ял көннәре була, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.


РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып тора. РФ Хөкүмәтенең 2012 нче елның 15 нче октябренда кабул ителгән "2013 нче елда ял көннәрен күчерү турында"гы 1048 нче номерлы карары нигезендә, 2013 нче елда түбәндәге ял көннәре күчерелгән: 5 нче гыйнвар шимбәсеннән 2 нче май пәнҗешәмбесенә, 6 нчы гыйнвар якшәмбесеннән 3 нче май җомгасына, 25 нче февраль дүшәмбесеннән 10 нчы май җомгасына.

Шулай итеп, 2013 нче елда 1, 2, 3, 4, 5 нче май, шулай ук 9, 10, 11, 12 нче май ял көннәре була, ә 6, 7 һәм 8 нче май - эш көннәре.

Фотолар Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250