Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр Корбан бәйрәмен билгеләп узды

Әлмәт шәһәре һәм районының барлык мәчетләрендә бүген бәйрәм намазы булып узды.

Үзәк мәчеткә җыелган мөселманнар исә имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның мөрәҗәгатен тыңлады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин күптән көтелгән иманлы Корбан бәйрәме белән котлады.
Бәйрәм намазыннан соң теләге булган һәркем корбан китерү йоласына кереште. Ел саен уздырыла торган бу күркәм гадәт Әлмәттә махсус мәйданчыкта уздырыла. Аның төп максаты - Аллаһы Тәгаләгә корбан итеп яшь бәрән, сыер яки дөя китерү. Корбан малын өч өлешкә бүләләр. Беренче өлеш йорт хуҗасына калдырыла, икенчесе - җәмәгатьчелеккә, ә өченче өлеше мохтаҗ булганнарга өләшенә.
Быел беренче тапкыр Әлмәттә корбанга дөя чалдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса