Әлмәтлеләр кайнар суга интегә?!
Инде икенче көн Әлмәтнең берничә районы җылылык челтәрендәге авария аркасында кайнар сусыз һәм җылысыз яши.
"Яшьлек", ЦРБ, Могҗизалар кырында яшәүчеләр салкын фатирларда төн уздырды. Кайнар су исә әле дә юк. Бу уңайдан "Комфорт" идарәче компаниясе яшәүчеләрдән гафу сорап, җылылыкның инде иртән-иртүк бирелүенә, ә кайнар суның бүген кичкә барлык йортларда булачагына ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа