Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр! Битараф калмагыз!

Әлмәттә "Бүләккә уенчык" акциясе башланып китте.

Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне кысаларында үткәрелә. Оештыручылар 14 нче бакча мөдире Венера Сибгатуллина һәм мәктәпкәчә учреждение методисты Лариса Волгутова. Акциядә битараф булмаган һәркем катнаша ала. Моның өчен Чернышевский урамы, 32 адресы буенча урнашкан "Дюймовочка" балалар бакчасына уенчыклар, китаплар, кул эшләнмәләре китерергә кирәк. Соңрак алар реабилитацион балалар бакчасына, 19 нчы мәктәпкә һәм балалар йортына - инвалид балаларга тапшырылачак. Акциягә йомгак 3 декабрьдә ясалачак.

Белешмәләр өчен телефон: 43-96-44.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса