Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлегә 30 мең сум штраф сабак булмаган

Әлмәт шәһәр судында аек булмаган хәлдә кабат руль артына утырган 63 яшьлек әлмәтле хөкем ителде.

Ул руль артында аек булмаган хәлдә эләккән өчен былтыр декабрь аенда 1,5 елга транспорт чаралары йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум штрафка тартылган булган. Әмма ир Vоннан сабак алмаган. Быел июль аенда аны полиция хезмәткәрләре кабат исерек хәлдә машинасында тоткарлаганнар. Ир гаебен таныган. Суд бу юлы аны 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән һәм 300 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса