Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле яшь гаилә мотоциклсыз да, акчасыз да калган

18 ноябрьдә Әлмәт полиция бүлегенә мошенниклык факты турында гариза кергән.

Аны 22 яшьлек әлмәтле ханым язган. Яшь гаилә бушлай белдерүләр сайтындагы бер белдерүгә алданып, 187 мең сум акчасыннан колак каккан.

Яшьләр модалы спорт мотоциклы сатып алмакчы булганнар. Белдерүдә күрсәтелгән сатучы белән барысын да сөйләшкәннән соң, финанс компаниясе исеменнән эш йөрткән кырыгалдарлар аларга электрон почта аша документларның тулы пакетын, шул исәптән транспорт чарасының документлары күчермәләрен һәм сату-алу килешүен җибәргәннәр. Мотоцикл Санкт-Петербургта булу сәбәпле, аны Бөгелмәгә кадәр җибәрү өчен 7 мең сум акча өстәп түләргә кирәклеген дә әйткәннәр. Яшьләр 180 мең сумга кушып тагын 7 меңне дә аферистлар счетына күчергән. Килешүдә күрсәтелгән срок чыгып та транспорт чарасы килеп җитмәгәч, яшьләр борчылып транспорт компаниясенә шалтыратырга булган. Ә алар андый заявка гомумән булмаганлыгын әйткәннәр.

Шуннан яшь гаиләгә полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмаган. Хәзер кырыгалдарларны эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса