Әлмәтле Түбән Камадагы төзелештә үлгән
11 февраль көнне объекттагы төзелеш мәйданында 51 яшьлек әлмәтленең фаҗигале рәвештә гомере өзелгән.
Ул анда эретеп ябыштыручы булып эшләгән булган. Ир-аттан берничә метр читтә субай кагу эше алып барылган. Берара трос өзелеп, субай әлмәтленең өстенә килеп төшкән. Ир-ат урында ук үлгән. Хәзер тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа