Әлмәтле шундый зур балык тоткан
Әлмәттә яшәүче 49 яшьлек балыкчы Наил Шәфигуллин шушы көннәрдә Чистай янында Кама елгасыннан 9 килолы судак тоткан.
Аны ярга чыгару өчен сәгать ярым көрәшергә туры килгән. «Шәхси рекордымны тагын да арттырдым», ди балыкчы «Вконтакте» челтәрендә.
Моңа кадәр балыкчыларның зур-зур җәеннәр (сом) тотканнары булган. Июньдә чистайлы бер кешегә 60 килолы сом эләккән. Аның озынлыгы кеше буе хәтле - 186 см булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа