Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле наркотик матдә саклаган өчен хөкем ителде

16 майда Әлмәт прокуратурасы 33 яшьлек Лилия Рәхмәтуллинаны РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсе, 1 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләде.

2014 елның 1 апрелендә Лилия Рәхмәтуллина үзенә файдалану өчен законсыз рәвештә 3,92 грамм мәк саламы экстракты ясый һәм аны үз фатирында шешәдә саклый. Икенче көнне үк тикшерү барышында наркотик матдә табып алына. Ханым сату максатын куймыйча, шактый күләмдә наркотик матдә әзерләп саклаган өчен гаепле дип табыла һәм 1 ел сынау срогы белән 1 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Хөкем карары 2014 елның 26 маеннан үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса