Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле һәм лениногорскилылар бергәләп уен салоны оештырган

Шушы көннәрдә хокук сагында торучылар Лениногорскида бер торак йортның беренче катында урнашкан легаль булмаган уен салоны эшчәнлегенә киртә куйдылар.

Аны Әлмәт һәм Лениногорскидан бер төркем кешеләр оештырып җибәргән.

Салонда Интернет челтәреннән һәм уен җиһазларыннан файдаланып азартлы уеннар оештырылган. Ул ябык режимда эшләгән. Уен залына бары тик шалтыратып кына яки танышлар аша гына керергә мөмкин булган. Һәркайда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган.

Полицейскийлар салоннан акча кабул итү өчен терминал, 10 моноблок, модемнарны тартып алалар. Алар килгән вакытта залда өч уенчы була.

Хәзерге вакытта уен салонын оештыручыларга карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса