Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле иренә дә ярдәм итә алмаган, үзен дә тоттылар

Әлмәттә бер ханым иректән мәхрүм итү урынында булган элекке иренә телефон белән ике сим-карта бирергә маташканда тоткарланган.

Ханым 8 нче төзәтү колониясенә элекке ире янына кыска вакытлы күрешүгә килә. КППны үткәндә аннан тыелган әйберләр юкмы дип сорыйлар. Ханым юк дип җавап бирә. Әмма шәхси әйберләрен тикшергән вакытта аның сумкасыннан кесә телефоны белән ике сим-карта табып алалар.

Ханымга күрешү рөхсәт ителми. Моннан тыш, аңа карата административ эш кузгатыла. Материаллар Әлмәт мировой судына җибәрелгән. Административ хокук бозулар кодексының 19.12 маддәсе нигезендә аңа 3 тән алып 5 мең сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса