Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле Интернетта ярамаган мәгълүмат урнаштырган өчен хөкем ителде

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 26 яшьлек әлмәтлегә карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны 2 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул кешеләр арасында дошманлык уятуда, башкача әйткәндә кешеләрнең дәрәҗәсен кимсетүдә гаепләнә.

14 апрельдә Әлмәт шәһәре прокуратурасы 26 яшьлек Рафаэль Бурнашевка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд тикшерү вакытында аның 2013 елның 9 маеннан алып 13 октябренә кадәр Әлмәт муниципаль районы территориясендә Интернет ярдәмендә «В контакте» сайтында үз сәхифәсендә Рафа Бурнашев дигән исем астында чикләнмәгән санда кешеләр күрә алырлык итеп видеоязмалар урнаштыра. Аларда дөньяның күп кенә илләрендә тыелган «Хизб ут-Тахрир» оешмасы идеологиясе дә бәян ителгән мәгълүмат була. Россиядә исә ул террористик булып санала. Мондый характердагы теләсә нинди мәгълүмат урнаштыру закон тарафыннан тыелган. Видеоматериалларда Ислам радикализмы идеяләре, Ислам дәүләтчелеге - Халифат урнаштыруга чакырулар да була. Шулай ук Россия властена, РФ хокук саклау органнарына карата тискәре, провокацион бәя аша Россия Федерациясенең тискәре образын формалаштырырга тырышу ярылып ята.

Гаепләнүче үзенең гаебен танымый. Суд аны 2 елга ирегеннән мәхрүм итә. РФ Җинаять кодексының 73 нче маддәсе нигезендә җәза шартлы булып тора, аңа да 2 елга сынау срогы бирелә. Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса