Әлмәтле ханым коткаручыларга рәхмәтле
Әлмәттә МЧС хезмәткәрләренә көндезге өчләр тулып килгәндә хәбәр керә.
Бер ханым Производственная урамында көчекнең коймага кысылып калуы, аны үзе генә ала алмавы турында хәбәр итә. Урынга барып җиткән коткаручылар махсус эш коралы ярдәмендә эт баласын коткара һәм ханымның кулына тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа