Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле эш урыныннан ике станок урлаган

ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, Әлмәттән «Мехсервис НПО»ның 32 яшьлек хезмәткәре - нефть җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча өлкән мастер эш урыныннан ике сиртмәле станок урлауда гаепләнә.

Бу хәл узган елның июлендә була. Урланган мөлкәт 48 мең сум белән бәяләнә. Әлмәтле гаебен таныган, зыянны түләгән. Әмма эш урыныннан колак каккан. Суд аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса