Әлмәтле өендә ау мылтыгы обрезы саклаган
Полицейскийлар Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек ирне законсыз ау мылтыгы обрезын саклаган өчен тоткарладылар, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Тоткарланучы беркайда да эшләми, элек хөкем ителгәне булган, ИЖ-К 16 көпшәсе кисек ау мылтыгын Рус Акташында саклаган. Аңа карата «Утлы коралны законсыз саклау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа