Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле айфон урынына тавык паштеты тотып калган

Бер әлмәтле социаль челтәрдә 4800 сумга гына яңа iPhone 5s сатучыга тап була.

Аның бәясе базар бәясеннән берничә тапкыр арзан булуы да әлеге ирне шикләндерми. Ул сатучы белән элемтәгә керә һәм айфон бәясенә тагын 600 сум почта чыгымнарын түләгәннән соң, өендә посылка көтеп утыра. Посылканы ала алуын. Ә анда көтелгән айфон урынына... тавык паштеты килеп чыга.

Шуннан соң ир сатучы белән кабут элемтәгә керергә омтылып карый. Әмма юкка. Телефонны да алмыйлар, социаль челтәрдәге төркем дә ябыла. Үзенең мошенниклар корбаны булуын чамалаган әлмәтле полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. 5 мең сумнан артык бәягә төшкән паштет тәмле булгандырмы, юкмы - анысы турында бер сүз дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса