Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле арзан пычакларны 55 мең сумга алган

Әлмәт полиция бүлегенә 82 яшьлек пенсионер шалтыратып, җинаять корбаны булуы турында сөйләп биргән.

Сәүдә үзәкләре янында аның янына 30 яшьләрдәге бер ир-ат килгән дә, коллекцион пычаклар сатып алырга тәкъдим иткән. Бабай кырыгалдарның машинасына утырып өйгә кайткан. Теге ир машинасыннан ике зур чемодан белән пычаклар алып кергән. Шушы «байлык» өчен ул 30 мең сум сораган.
Бу вакытта пенсионерның хатыны да өйдә булган. Чегәннең күз бууыннанмы, әби дә пычакларны сатып алырга ризалашкан. Алар өйләрендә булган 15 мең сумны чыгарып биргәннәр һәм калган акчаны саклык кенәгәсеннән алырга кирәклеген әйткәннәр. Әлеге ир белән банкка барып, счеттагы барлык акчаларын алганнар. Шулай итеп кырыгалдар аларның бар акчасын - 55 мең сумнарын үзләштергән. Өлкән яшьтәге ир белән хатын өйдә чемоданны ачып карасалар, анда арзанлы кухня пычакларына һәм кәстрүлләргә тап булганнар. Аңына килеп, пенсионер хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән.
Эксперт-криминалистлар өйдә калган бармак эзләре буенча җинаятьченең кем булуын ачыклаганнар. Ул 32 яшьлек чегән, Самара өлкәсендә яши. Хәзерге вакытта аны эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса