Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле «АПОПАТ»ны судка биргән һәм откан

Әлмәт шәһәр судында маршрут автобусында егылып имгәнү алган әлмәтле ханымның дәгъвасы каралды.

Бу хәл узган елның 15 июлендә була. «Нефаз» шоферы кинәт кузгалып китү сәбәпле, пассажир ханым автобус салонында егыла һәм имгәнү ала. Аның сүзләренә караганда, ул һаман да мөстәкыйль рәвештә йөри алмый әле. Ул гаепле шофердан ярты млн сум сораган булган. Суд транспорт компаниясе әлеге ханымга 80 000 сум түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Шофер элегрәк аңа дәвалану өчен 10000 сум биргән булган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса