Әлмәтле 100 мең сум акчасын кырыгалдарга күчергән
68 яшьлек пенсионер соңрак полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлмәтленең кесә телефонына смс-хәбәр килә. Анда банк картасына блокировка куелу турында сүз бара. Телефон аша ул банк хезмәткәренә шалтырата. Кырыгалдар банк картасы турында мәгълүматларны сорап ала. Янәсе ул банк хезмәткәре һәм пенсионерга ярдәм итә. Соңрак әлмәтленең картасыннан 100 мең сум акча югала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа