Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәткә яз кайчан килер?

Ел саен бер үк хәл - яз сулышы сизелә башлагач кына, кыш янә әйләнеп кайта. Быел да ул җиңел генә бирешергә теләми. Әлмәттә бу атна ахырында 10-19 градуска кадәр суык булуы көтелә.

Яз 20 марттан соң гына киләчәк. Татарстан галимнәре быел җәйнең нинди булачагын да фаразлый башлаган.
Бүген 51 февраль. Былтыр 22 март көнне Интернет пәрәвезендә әнә шундый мәзәкләр пәйда булган иде. Ник дигәндә, 2012 елның марты аеруча салкын һәм карлы килде. Метеорологлар фаразлавынча, быел кыш алай ук озакка сузылмаячак, 18-20 март көннәрендә үк җылыта башлаячак. Дөрес, төнлә салкын һава хөкем сөрәчәк. Бу көннәрдә исә җылыга өметләнеп булмый. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне өйрәнү үзәге хәбәр итүенчә, 6 мартка каршы төндә температура 21-26 градус салкын булачак, аяз вакытта һәм республиканың көнчыгыш районнарында термометр баганасы 32 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Иртәгә исә көн кояшлы, 8-15 градуска кадәр салкын булачак. Явым-төшем көтелми.
Ә менә синоптиклар фикеренчә, язның иртә килүе аның соңлавына караганда начаррак. Соңлап килгән язның беренче көннәре гадәттәгедән җылырак була, ди белгечләр. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында исә быелгы җәйгә фаразлар ясый башлаганнар. Галимнәр фаразлавынча, киләсе җәй температура буенча узган елгысын, ә явым-төшем буенча 2011 елны хәтерләтәчәк, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Фото Интернет челтәренннә алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250