Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәткә яңа төр кырыгалдарлар “ияләшкән”

Бер әлмәтле 73 мең сум акчасыннан колак каккан.

47 яшьлек хатын соңрак полициягә мөрәҗәгать итә. Салым инспекциясеннән хезмәткәр килә дип бер оешмага Андрей Николай улы исемле кырыгалдар шалтырата. Алар килүенә бер тартма алкоголь эчемлек алып куярга куша ул. Моның өчен оешма хезмәткәре 23 мең сум акчаны кырыгалдар номерына күчерә. Аннан тагын 50 меңгә алдана. Алкоголь эчемлекләрне әйтелгән кибеттән барып алырга киткәч, кырыгалдар югала. Банк хезмәткәре дип тә әлеге кырыгалдар шактый әлмәтлене алдаган булган. Хәзер тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса