Әлмәткә Төньяк Америка индеецлары килде
Сабантуйда ял итүчеләрне шәһәр сусаклагычыннан ук башланган сәүдә рәтләре, уенчык, тәм-том, сәнгатьчә кул эшләнмәләре һәм тагын бик күп төрле кызыктыргыч "тәти"ләр сатылучы нокталар чакырып торды.
Әлмәттән генә түгел, тирә-як районнар һәм республикалардан җыелган осталар Сабантуйга килүчеләрнең күңелен күрде. Хәтта Төньяк Америка индеецлары фольклор көй-биюләрен күрсәтүче кунак студентларга кадәр бар иде. Балалар мәйданчыгында да нәниләр өчен уеннар гөрләде. Моннан тыш авыл җирлекләре районда яшәүче күпмилләтле халык көнкүрешен чагылдырган җанлы күргәзмә әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа