Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәткә ни җитми?

Фикус Закиров, шәһәрдә яшәүче: - Олы кеше буларак шуны әйтәсем килә, Әлмәттә урамнарда утыргычлар җитми. Бездә урамда йөргән кешегә утырып ял итәргә урын юк. Калабызда лаеклы ялда булучылар саны арта бара. Көн сан диярлек паркка һәм башка шуның ише урыннарга чыгалар алар. Шундый матур шарлавыклы буалар төзелде. Аның буйларында да...

Фикус Закиров, шәһәрдә яшәүче:
- Олы кеше буларак шуны әйтәсем килә, Әлмәттә урамнарда утыргычлар җитми. Бездә урамда йөргән кешегә утырып ял итәргә урын юк. Калабызда лаеклы ялда булучылар саны арта бара. Көн сан диярлек паркка һәм башка шуның ише урыннарга чыгалар алар. Шундый матур шарлавыклы буалар төзелде. Аның буйларында да эскәмияләр юк дәрәҗәсендә. Шәһәр паркында да җитәрлек күләмдә түгел. Кайчакларда йөреп арыгач, "Их, бераз утырып торыр идем", дисең.


Ранас Котлыев, юрист:
- Ә минем карашымча, безнең үзәк район шифаханәсендә тәртип җитми. Бу үз чиратында табиблар җитмәү белән бәйледер дип уйлыйм. Кайсы гына кабинетка карама, барысында да зур чират. Заманча медицина җиһазлары һәм аппаратлары да юк дәрәҗәсендә. Шушы мәсьәлә бик борчый.

Наилә Ганиева, "Хәзинә" газетасы баш мөхәррире урынбасары-җаваплы сәркатиб :
- Әлмәткә чиста һава белән чиста су җитми. Соңгы елларда "Татнефть" ААҖ тарафыннан табигатьне саклау буенча бик күп эшләр башкарылса да, кызганычка каршы, һава белән суыбызны пычратучылар булып тора. Күп еллар нефтьчеләрне гаепләп килделәр, әмма бу дөрес булмас иде. Һава белән суны иң күп пычратучы машиналар дияр идем мин. Кайчакларда транспорт чараларыннан чыккан янган газ исе сулышны каплый. Шуңа күрә кайвакытта тимер атлардан баш тартып тору комачау итмәс иде.
Зәрия Хәбипова, шәһәрдә яшәүче.
- Мин Әлмәттә лаеклы ялдагыларны җәлеп итәрдәй, аларга буш вакытларын кызыклы итеп уздырырга мөмкинлек бирердәй түгәрәкләр җитенкерәми дип саныйм. Кул эшләре түгәрәге яки пенсиядәгеләрнең мәнфәгатьләренә туры килгән башка төрдәгеләре оештырылса, бик әйбәт булыр иде. Пенсионерлар арасында эшләгән чордагы гомерләрен нәшат, җәмәгать эшләрендә катнашып уздырганнар да күп. Алар хәзер дә бик теләп йөрерләр иде.

Ленар Баһманов, шәһәрдә яшәүче: Яңа бистәләрдә тәртип җитми. Мин үзем "Яшьлек" микрорайонында торам, без анда участковыйны белмибез дә. Бу хакта бернинди элмә такта, белдерү күргәнем юк. Балалар өчен уен мәйданчыклары бар, ләкин алар сабыйлар өчен. Өлкәнрәкләрнең буш вакытын тутырырлык уңайлыклар җитми әлегә, массалар өчен спорт мәйданнары аз.

Илшат Котбыев, матбугат үзәге хезмәткәре: Кечкенә чакта әти белән паркка килгән чакларны хәтерлим әле. Ул вакытлардагы аттракционнар белән бүгенгеләре арасында аерма сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел. Гомумән, соңгы ун ел эчендә генә дә Әлмәт күзгә күренеп үзгәрде. Кыска гына вакытка шәһәрдән китсәң дә яңарышларга хәйран каласың. Менә шул: әлеге матурлыкка өстән хозурланырлык мәйдан җитми Әлмәттә. Шәһәр халкына да, кунакларга да манзараны күзәтерлек мөмкинлек булдырылсын иде. Ни әйтсәң дә нефтьчеләр башкаласы бит! Аннан кала миңа руль артында утыручы буларак юллар төзеклеге җитми. Шәһәрдәшләрнең юлда йөрү культурасы җитми. Юл йөрү кагыйдәләре кем өчен дип уйлыйлардыр?! Машиналарны кирәкмәгән урында калдырып китү, шулай итеп башка автомобильләргә, җәмәгать транспорты хәрәкәтенә комачаулауларына исләре дә китми.

Ләйләгөл Минаева: Җәмәгать өчен бәдрәфләр җитми. Шарлавыклы буаларда ике бәдрәф корылмасы тора. Ничә ел инде йозакта. Атлаган саен Макдональдска яки базар-вокзалга чабып булмый, ләбаса. Бәдрәфләрнең никадәр зарурилыгын аулак урыннардагы, подъезд-лифтлардагы ачы исләр, йорт диварларындагы "эзләр" аңлата. Әле беренче кар яугач ул "зарурилык" кызгылт-сары төсләр белән бигрәк тә ярылып ятачак. Хуҗасыз этләр-мәчеләр өчен питомник кирәк. Бер айлап элек танышымның 5 яшьлек кызын эт талады. Бик тә аңлы бала иде, киләсе елга мәктәпкә бирәм дип тора иде әнисе, хәзер кире уйлады. Кызы йомылды. Әле ул йортсыз мәчеләрдән тимрәү, лишай кебек авырулар эләгүе турында чаң сугып торалар. Ә хуҗасыз хайваннар арта гына тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250