Әлмәткә киләсе кунаклар билгеле
Әлмәттә тиздән «Бяки Буки» урам әдәби фестивале старт ала.
Аны ачу тантанасы 5 июньдә 9 сәгатьтә «Голубое озеро» санаторий-профилакториенда булачак. Анда үз белемнәрен үсеп килүче буын белән уртаклаша алырлык иң яхшы белгечләр җыелачак. Февральдән май аена кадәр фестивальнең төп кунагы өчен тавыш бирү барды. 49 хәзерге зман язучысы/шагыйре арасыннан балалар Валентин Постниковны сайлаганнар. Тавыш бирүдә, иң яхшы эссе/сочинениегә, иллюстрацигә, әдәби герой костюмына, әсәр декламациясенә бәйгедә Татарстаннан 1000 нән артык бала катнашкан. Җиңүчеләр һәм катнашучылар Әлмәттә традицион атналык программага чакыру алган. 5-8 июнь көннәрендә «Голубое озеро» санаторий-профилакториенда алар өчен төрледән-төрле мастер-класслар үтәчәк, шулай ук аларны Валентин Постников, Наталия Волкова, Тамара Крюкова, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән иҗади очрашу көтә. Чарада Әлмәтнең 5 нче гимназиясе, Кәләй, Колшәрип мәктәпләре, шәһәрнең 25 нче мәктәбе укучылары да катнаша алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа